«Башҡортостан Республикаһы
Йәрмәкәй районы
муниципаль районының
Йәрмәкәй үҙәкләштерелгән
китапхана системаһы»

муниципаль бюджет
мәҙәниәт учреждениеһы
logo
Муниципальное бюджетное
учреждение культуры
«Ермекеевская централизованная
библиотечная система

муниципального района
Ермекеевский район
Республики Башкортостан»
Республика Башкортостан, Ермекеевский район, с. Ермекеево, ул. Ленина, д.3
тел. +7 (347-41) 2-25-49; e-mail: mukcbs23@mail.ru

«Шигъри дәфтәр»/«Поэтическая тетрадь»

На нашем сайте новая рубрика – «Шигъри дәфтәр»/«Поэтическая тетрадь», где будем знакомить вас с творчеством поэтов-самородков нашего района. Надеясь на обратную связь, ждем ваших откликов и новых сочинений.

Открывают поэтическую тетрадь стихотворения читателей Абдулкаримовской сельской библиотеки.

 

 

 

 

 

 

Соңлады

Киләчәк кышның беренче кары

Агартты тирә-якны,

Әйләндергән дәфтәр бите кебек

Үткәннәрне каплады.

Ак кар яткан салган сукмакларга

Көзге яфрак калган күмелеп,

Юл читендә кипкән курай

Ялгыз гына, тора моңаеп.

Үз кешесен көтә курай, өметләнеп,

Ачасы килә тулган күңелен

Җәйге таңда туган яңа көйләр

Ишеттерәсе килә үз моңын.

Юкка көтәсең диде, чаган каты итеп,

Кышкы буран күмеп китәчәк.

Бу сүзләрне аңласа да курай

Күңеле белән көтте, киләчәк!

Дөрес әйткән, чаган,

Аямады буран.

Тигезләде басу-кырларны,

Юл читенә өйде кар көртләрен.

Җил өстендә, сызгырып уйнады.

Буран тынгач килде үз кешесе,

Курай моңын бергә тыңларга

Кар көртләре өстендә бары тынлык

Башын иеп, калды тынлыкта.

Марс Муллахметов, ноябрь 2021 ел

 

 

 

 

 

 

 

Кайсыбыз гыйлемлерәк?

Очраштык без быел аның белән

Классташлар белән очрашуда.

Түбәтәйле яшьтәш-классташым

Урын алды табын башында.

Күзен йома-төшеп, дога көйли,

Гөрләгәндәй язын күгәрчен.

Яттан сөйли, бер дә тоткарланмый,

Суфи гарәп килгән диярсең.

Укымышлы, дини юлда булганына

Тордым читтән карап көнләшеп.

Мәчетне дә сафка керткән икән,

Җомгаларны гел шул үткәрә.

Бөтен авыл аңа карап тора

Дини йола камил үтәлә дип,

Кушкараннар аңа соклана.

Күңелемдә купкан оятымнан

Кызышканын тоеп битемнең

Кеше белән мин дә дини надан,

“Амин” тоткан кебек итендем.

Хәтеремнән үтте дәһри чорлар,

“Бик катмарлы” юллар үткәнем,

Шушы яшьтәш белән бергә укып,

Сигезенчедән аның ”чыгып киткәне”.

Ә мин – аның белән бер класста укучы,

Гарьлегеңнән ятып үләрлек,

Коръән түгел, сыңар сүрә белмим,

Аның кебек яттан сөйләрлек.

Дөньялыкны гына уйлаганмын,

Үкенечләр кисә күңелне:

Бергә сыйныф үткән сабакташым

Гыйлемлерәк була түгелме?!

Нурия Бахтигареева